top of page

               Туган авыл тарихын, төбәкнең гореф-гадәтләре, йолаларын, аның күренекле кешеләрен белү; район тарихы һәм райондашлар турында мәгълүматлар туплау; аның үткәне һәм бүгенгесе белән танышу һәркем  өчен буыннар чылбырының нигезе дип уйлыйбыз. Туган җиргә мәхәббәт, горурлык хисе тәрбияләми торып,  яшьләрне үз төбәгебездә калдыру мөмкин түгел. Төпләнеп калу өчен, беренче чиратта, туган туфрактан, ата-баба нигезеннән аерыла алмау кирәк. Моның өчен яшьләрне төбәкнең гореф-гадәтләре, йолалары белән таныштыру, аларны шул җирлектә тәрбияләү шарт.

         Мәктәбебездә туган якны һәм туган ягыбызның күренекле кешеләрен өйрәнү почмагын булдыру өчен 1994 елдан экспонатлар туплау башланды.

Бу елларда мәктәп директоры Хаҗиев Гомәр Хашим улы җитәкчелегендә укытучы һәм укучылар  авыл халкы арасына чыгып, авыл, мәктәп тарихы турында, авылның күренекле кешеләренә багышланган материаллар, фоторәсемнәр, экспонатлар тупладылар. Хәзерге көндә музейда  экспонатлар барлау,туплау эше дәвам итә.

         Укытучылар укучылар белән музейда дәрес-экскурсияләр,тәрбия сәгатьләре үткәрәләр.

Музейга экспонатлар туплауда, туган як, туган халкыбызның тарихын өйрәнүдә , төрле чаралар һәм конкурсларда катнашуда ата-аналарның да роле зур. Ата-аналар белән берлектә үткәрелгән гаилә бәйрәмнәре, туган якка , үз нәселенә, ата-бабаларына, гаилә традицияләренә тугрылыклы булырга өйрәтә.Укучылар үз гаиләләренең тарихын, һөнәр-шөгыльләрен өйрәнеп, нәсел шәҗәрәләрен төзи.

Музейга виртуаль сәяхәткә рәхим итегез!

bottom of page